Бу җәйдә Олы Кабанда төзекләндерү эшләре бара: юллар ремонтлана, автостоянкалар төзелә һ. б.
Без гражданнарның үзара салым программасы буенча биредә Полевая урамының бер өлешендә һәм Заовражная урамының бер өлешендә юлны вак таш белән каплау үткәрелгәнен яздык инде. Высотная һәм Ягодная урамнарында яшәүчеләр белән берлектә су чыгару эшләре дәвам итә.
Бүген бу авыл җирлеге буенча яңалыкларны тулыландырабыз.
Бу көннәрдә Олы Кабан һәм ТатНИИСХ кыры арасында траншея оештыру буенча эшләр алып барыла. Бу суны агызу һәм авыл буенча транзит автотранспорт хәрәкәтен чикләү өчен эшләнә.
Моннан тыш, узган атнада Победа урамындагы юл кырыен ныгыттылар.
Ә мәктәп янында автотранспорт өчен парковка урыннары оештырылды.
Җирлек тормышында катнашучы кешеләр туган авылларына булган мәхәббәтләрен сүздә түгел, ә эштә исбатлыйлар.
Нет комментариев