Лаеш районындагы криминоген хәл анализланды
яңалыклар

Лаеш районындагы криминоген хәл анализланды

30 июньдә Лаеш районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Денис Фролов фотографияләре.

Ул Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов рәислегендә узды.

Район территориясендәге криминоген хәл анализланды һәм урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибе торышы турында мәгълүмат тыңланды.
Комиссия әгъзаларын, шулай ук, курорт сезонына әзерлек дәрәҗәсе, районда җәйге ял һәм балаларның мәшгульлеге оештырылуы, җәмәгать тәртибен саклау һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.утырыш


Лаеш районы Комиссия утырышы Лаеш районындагы криминоген хәл

Нет комментариев