Лаешның 1нче гимназиясендә соңгы кыңгырау яңгырады. Бу барлык укучылар, укытучылар һәм ата-аналар өчен дулкынландыргыч һәм тантаналы мизгел.

Быел гимназияне Татьяна Конурова җитәкләгән унберенче сыйныф тәмамлый. Ике тугызынчы сыйныфны Елена Черняева һәм Эльмира Абутдинова алып бара.

Гимназия директоры Эльмира Ирфан кызы чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте. Район хакимияте исеменнән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Закирова чыгыш ясады.

«Алтын көз» лагере начальнигы Ольга Башкирова гимназия волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары да катнашты. Алар шигырьләр укыдылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына самолет-хатлар бүләк иттеләр. Бу күңелне нечкәртерлек һәм символик ишарә иде.

Традиция буенча унберенче сыйныфны тәмамлаучылар хушлашу вальсын башкардылар. Тугызынчы сыйныф укучылары барысын да дәртләндергеч бию флешмобы белән сөендерделәр.
Гимназиядә бәйрәм җылы атмосферада узды, барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды.
Нет комментариев