Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Агротехник класс ачыла

«Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе барышында 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбендә агротехнология сыйныфы ачу турында килешү имзаланды.

Документка «КОМОС ГРУПП» агрохолдингы идарәче акционеры Андрей Шутов, Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) ректоры Илшат Нуриев һәм 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе директоры Надежда Шиһапова үз имзаларын куйдылар.

2025 елның 1 сентябреннән әлеге мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары агротехнология юнәлеше буенча укый башлаячак. Укыту программасын РФ Мәгариф министрлыгы эшләгән. Укучыларны табигый-фәнни профиль буенча фәннәрне тирәнтен өйрәнү, шулай ук «КОМОС ГРУПП» агрохолдингы эксперт-практикларыннан өстәмә программалар һәм КДАУда дәресләр көтә. Программа "АПКда кадрлар"милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фото: "КОМОС ГРУПП"агрохолдингы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агротехник класс ачыла