Ә безгә салкын түгел
җәмгыять

Ә безгә салкын түгел

Лаеш районында Кач мануны бәйрәм итү турында сөйлибез.

Автор фотосы.

Православие динен тотучылар олы бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны билгеләп үттеләр.

Бу көн Гайсәнең җирдәге тормышы белән бәйле. Бәйрәмнең икенче исеме – Аллаһ күренеше. Бу исем дин тотучыларга Гайсәне чукындырганда булган могҗиза турында искәртә: күгәрчен рәвешендә күктән Изге Рух төшә һәм күктән иңгән тавыш Гайсәне улы дип атый.

Быел һава торышы ”Кач ману суыклары”на бик тә туры килде.  Шактый салкынча , кояшлы көн һәм җил лаешлыларны куркытмады. Кышкы һава торышы чын күңелдән ышанучыларны туктатмады, София соборында бәйрәм литургиясеннән соң иконалар һәм хоругвийлар белән Камага юл алдылар.

Куйбышев сусаклагычы бозында ярдан йөз метр эчтә коену өчен бәке ясалган. Массакүләм чараларда иминлеккә зур игътибар бирелә, шуңа күрә ул урында гадәттән тыш хәл була калса ярдәмгә әзер коткаручылар, медиклар һәм полицейскийлар кизү торды. Лаеш районында коену өчен җиде урын билгеләнде: Лаешта, Тарлаши, Ташкирмән, Шуран, Урта Девятово, Бима һәм Каипы авылларында.

Суны изгеләндерү йоласын иерей Сергий Гришин үтәде. Догалар укылгач шәһәр халкы бәкегә якынайды. Алар бит-кулларын юдылар, кайберләре савытларына су алды. Ә иң кыюлары суга чумды. Салкын булуга да карамастан, дин тотучылар судан канәгать булып чыктылар. Күбесе беренче тапкыр гына коенмый.

-Ә безгә салкын түгел! – диделәр суга чумучылар. – Су искиткеч! Киләсе елга да коенырга киләбез.

Кач мануда изгеләндерелгән су аерым көчкә һәм үзлеккә ия диләр. Дин тотучылар савытларына су алалар, аны өйләрендә тоталар. Мондый суны дәвалау үзлегенә ия дип саныйлар, әмма чиркәүдә изгеләндерелгәне генә изге була.


Нет комментариев