Мобилизацияләнгән Николай Сарбаевның беренче баласы туды
җәмгыять

Мобилизацияләнгән Николай Сарбаевның беренче баласы туды

2023 елның 16 гыйнварында Лаеш бала тудыру йортыннан Гөлшат Сарбаеваны һәм аның кызы Аделинаны чыгардылар.

Автор фотосы

Беренче сабый туу – зур бәхет ул. Сабый белән ананы әбисе, бабасы, кыз туганнары һәм дуслары каршылады. Әмма әтисе Николай килә алмады – ул СВО зонасында. Гаилә башлыгы хатыны һәм кечкенә кызы янына кайтырга җыена. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яшәүче Сарбаевлар гаиләсен котларга Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та килде.

- Сезне беренче балагыз белән котлыйм. Кыенлыклар булса – шалтыратыгыз. Булышырбыз, - дип ышандырды Илдус Фатыйхович.

Яшь гаиләне яхшы белгән башлык урынбасары Татьяна Борһанова сабыйны алып чыкканда аларга соклануын әйтте:

- Сез тырышлар, терлек тотасыз. Сез эшчән гаилә. Ир – аерым тарих! Николай уңган егет. Ул үз тирәсенә егетләр төркеме җыйды. Аның йөзендә һәрчак елмаю. Уңышлар, сәламәтлек,  матур тормыш телим.


Нет комментариев