Тату күршеләр бер үк көнне туган көннәрен үткәрәләр: мондый хәл сирәк була.
Гөлүсә Мөбарәкшина фотосы
Барысы тәртип буенча. Бу хакта Рождествено авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Валентина Хазова сөйли.
Зур тату Ибнеевлар гаиләсе үз әниләре, әбиләре, карт әбиләре – Асия Абдулла кызына 85 яшь тулуны билгеләп үттеләр. Асия Абдулла кызы Ибнеева үз вакытында “Комсомол” совхозын ныгыткан хезмәтчән хатын-кызларның берсе. Асия сугыш чоры баласы, тумышы белән Атабай авылыннан. “Комсомол” совхозы 1957 елның мартында оеша. Аның территориясе Атабайдан Никольскийга кадәр була. Атабайдан яшь кызларны Сиңгел товарлыклы-сөтчелек фермасына савымчы булып эшләргә алып киләләр. Сиңгел егете Шамил Ибнеев яшь, чибәр, чая кызны ошата. Асия дә аңа битараф булмый. 1958 елда алар гаилә коралар һәм Ибнеевларның яшь гаиләсе барлыкка килә. Асия белән Шамил 42 ел дус-тату яшиләр. Икесенең дә гомере терлекчелек белән бәйле була. Асия – алдынгы савымчы, Шамил – ферманың үрнәк эшчесе. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Асиянең унбер оныгы һәм унбиш оныкчыгы бар. Барысы үзебезнең районда яши. Укыйлар, эшлиләр, тормышта үз юлларын табалар. Хезмәт сөючән, ярдәмчелләр, ачык күңеллеләр, әти-әниләрен сөендереп яшиләр.
Шул ук көнне, 10 гыйнварда, Асия Абдулла кызының күршесе – Мәйсәрә Сәлимова 70 яшь тулуны бәйрәм итте. Мәйсәрә һәм аның тормыш иптәше Җәүдәт илле ике ел бергә гомер итәләр. Икесе дә фермада эшлиләр – берсе – сыер савучы, икенчесе – слесарь. Эшләгәндә өлкән буыннан – үз күршеләре Ибнеевлар гаиләсеннән үрнәк алалар. Мәйсәрә белән Җәүдәт өч ул үстерделәр. Өч оныклары һәм оныкчыклары бар. Ирле-хатынлы Сәлимовлар Асия Абдулла кызы юбилей табынында көтеп алган кунаклар. Бу көнне юбилярларны авылдашлары, дуслары, бергә эшләгән коллегалары котлады. Ибнеевлар һәм Сәлимовлар гаиләләренә иминлек, тыныч тормыш, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез.
Нет комментариев