Тавыш биргәндә барлык таләпләр үтәлде
Үткән якшәмбедә Лаеш районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутатлар сайлау булды.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 2022 елның 11 сентябрендә, Татарстанда Казан территориясенең ике округында ТР Дәүләт Советына һәм республиканың 39 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар үтте. Татарстанда өстәмә сайлауларга 670 кандидат теркәлгән иде.
Август азагында Россия үзәк сайлау комиссиясе карар чыгарды, анда төбәк сайлау комиссияләренә сайлау көннәрендә биналарны ачканда Россия һәм Татарстан гимннары башкаруны оештыру тәкъдим ителде.
Районда Лаеш шәһәрендә һәм Александровка, Габишево, Хәерби, Куюки, Нармонка һәм Урта Девятово авыл җирлекләрендә депутатлар сайладылар. Тавыш бирергә гаиләләре, балалары белән килделәр.
№1786нчы участок сайлау комиссиясе эше турында аның рәисе Ольга Башкирова сөйли.
-Стендта депутатлыкка алты кандидат турында мәгълүмат урнаштырылган. Безнең сайлау участогында сайлаучылар исемлегендә 435 кеше бар иде. Тавыш бирү вакыты – 7.00дән 20.00гә кадәр. Беренче сайлаучы 8.00дә тавыш бирде. Сайлаучылар әкренләп участокка килделәр, 9.00дән кешеләр күпләп килде. Өйдә тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Бу теләкләр искә алынды. Сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлек торышы буенча участокка килә алмаган кешеләр янына бардылар.
Сайлау участокларында барлык санитар кагыйдәләр үтәлде. Комиссия әгъзалары барысы битлекләрдән, ә ручкаларны тавыш биргәч кешеләр үзләренә алдылар.
Тавыш бирү барышына күзәтүчеләр контрольлек итте. ТР ҮСК кайнар линиясе эшләде, бердәм тавыш бирү көненә бәйле сораулар белән анда мөрәҗәгать итәргә була иде.
Өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев