«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризм дирекциясе белән берлектә, «Табигый территорияләр белән идарә итү» ҖЧҖ ярдәме белән июльнең соңгы якшәмбесендә Лаешта «Пляж маркеты» чарасын оештырды.
11:00 сәгатьтән башлап ботаклардан үрү буенча мастер-класслар узды.
Төп сәхнә янында диңгез төеннәрен бәйләү буенча мастер-класста катнашырга мөмкин иде. Ә төп сәхнәдә Казаннан чакырылган артистлр чыгыш ясады. 
Матур җәйге һава. «Кама диңгезе» пляжы Лаешта яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү урыны булып тора. Ә «Пляж маркеты» вакыйганың эпицентрында булырга теләүчеләрне җәлеп итте.
Артистларның чыгышы, кулдан эшләнгән эксклюзив әйберләр маркеты һәм мастер-класслар 17:00 сәгатькә кадәр эшләвен дәвам итте.
Нет комментариев