Административ комиссия 17 беркетмә карады
җәмгыять

Административ комиссия 17 беркетмә карады

Лаеш районы административ комиссиясе чираттагы утырышында административ-техник инспекция төзегән административ материалларны карап тикшерде.

Сигез бозучы штраф алды, тугызына кисәтү ясалды. Мәсәлән, ТР КоАПның 3.6 маддәсе буенча “ Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итү муниципаль кагыйдәләрен бозу” буенча 11 бозучы җәлеп ителде. Өч административ материал буенча түбәндәге хокук бозулар өчен минималь суммада штраф салынды: йорт хуҗалыклары янындагы үләннәрне чапмаган өчен, йорт хуҗалыгыннан читтә төзелеш материаллары һәм төзелеш калдыклары өю, яшелләндерелгән территориядә транспорт чаралары саклау, йорт хуҗалыгы территориясеннән читтә вак таш саклау, райбашкарма комитетының тиешле рөхсәтеннән тыш урамнан йөрү урыннарын ябу, киселгән агач куакларын каты көнкүреш калдыклары контейнерына салу. Лаеш районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозган сигез кешегә кисәтү ясалды.

ТР КоАПның 2.6 маддәсен бозу факты – аларның вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән муниципаль закон актларын үтәмәгән өчен -   буенча бер материалны карадылар. Бозучы Сокурыда зур күләмле чүпләрне чүп контейнерына салган автомобиль хуҗасы. Ир кеше кисәтү белән котылды.

Комиссия кысаларында физик затларга карата биш материал карап тикшерелде. Барысына азык-төлекне, яшелчәләр, җиләк-җимешне тиешле урында сатмаган өчен 1000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирелде, ТР КоАПның 3.2 маддәсе.


Лаеш районы административ-техник инспекция лаешта реклама административ комиссиясе

Нет комментариев