Гавриил Державин күбрәк шагыйрь буларак билгеле. Шул ук вакытта ул югары дәүләт вазифаларын да башкарган.
Гавриил Романович үзенә хас булган кызулык белән һәрвакыт гаделлекне яклый, коррупция һәм ришвәтчелек белән көрәшә.
Державин Олонецк наместниклыгының идарәчесе, Тамбов губернасы губернаторы, Екатерина II нең кабинет-секретаре, Коммерц-коллегия президенты, юстиция министры, Россия академиясе әгъзасы булган.
1794 елның гыйнварында сенатор Гавриил Державинны Коммерц-коллегия президенты итеп билгелиләр. Ул таможня чиновниклары арасындагы алдау эшләрен тикшерә башлый, контрабанданы туктатырга тырыша. Ләкин тиздән Екатерина II аңа бернәрсәгә дә тыкшынмаска куша.
Державин «Империядә түбәннән иң югары урынга кадәр хезмәт итү өчен чиновниклар сайлау турында», «Җинаять палаталарында җинаять өчен хөкем ителгән чиновниклар вазифалары турында», «Ришвәтчеләр турында» указлар булдыру инициаторы.
Державин ачынып әйткәнчә, чиновниклар хезмәтне башкаларның хисабына акча эшләү мөмкинлеге итеп кабул итәләр, шуңа күрә бөтен җирдә канунсызлык, ришвәтчелек һәм коррупция чәчәк ата, тәртипсезлек, буталчылык хөкем сөрә.
Александр I Россия тәхетенә утыргач, дәүләт идарәсен үзгәртеп кору белән шөгыльләнә. Аңа Державин тәкъдим иткән Сенат реформасы проекты ошый. Император аны юстиция министры һәм Сенатның генерал-прокуроры итеп билгели. Мәскәү чиновниклары бу билгеләнү турында белүгә, шунда ук документларын юк итә башлыйлар, Дәүләт мәнфәгате шәхси мәнфәгатьләр белән киселешкән күп кенә килешүләрне өзәләр.
Державин коррупциягә каршы көрәшүче булган һәм бу юнәлештә күп эшләр башкарган. Россиядә законнар һәрвакыт яхшы булган, кызганычка каршы, куллану практикасы аксаган. Александр I, Гавриил Державинның отставкасы турында Указга кул куйганда, мондый карарның сәбәбен болай дип аңлата: «Син артык тырышып хезмәт итәсең». «Башкача булдыра алмыйм», — дип җавап бирә бөек якташыбыз.
XVIII-XIX гасырларда коррупция өчен каты җәзалаганнар. Мисал итеп ассигнация банкында акча урлаган кассир Кольберг эшен китерергә мөмкин: акча урынына кәгазьдән кисеп ясалган «курчаклар» салган. Бу хәл ачыклангач, казна урлаучыны хатыны белән бергә бер ай буе мәйданга «Мин казна урлаучы» дигән язу белән алып чыгалар. Аннары богауларда җәяү Себергә җибәрәләр. Нигә хатыны беләнме? Чөнки ул акчаны кулланган, ире урлаганын белгән һәм хәбәр итмәгән.
Нет комментариев