Державино авыл җирлеге Советының 2022 ел 24 февраль карары нигезендә Державино авылының яңа урамына якташлары Кәрим Бикмулла улы Бикмуллин исеме бирелде. Безнең бу якташыбыз Бөек Ватан сугышында катнашып фашист илбасарларына каршы сугышта батырлык һәм каһарманлык күрсәткән.
Озак вакытлар аның язмышы хәбәрсез була, ул хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Әмма ныклап эзләүләр нәтиҗәсендә аның җирләнгән урыны билгеле була – Пилишверешвар, Венгрия. Кәрим Бикмулла улы Бикмуллин 1925 елда ТАССРның Лаеш районында Мишә буена урнашкан бик тә матур Агайбаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Кәрим гаиләдә төпчек бала була, хәрәкәтчән һәм кыю малай булып үсә, матур итеп рәсем ясый.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. 1943 елның апрелендә Кәрим Бикмулла улы Лаеш хәрби комиссариатыннан армиягә алына. Беренче Украина фронты составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Суворов орденлы Кызыл байраклы 99нчы Житомир укчылар дивизиясе беренче укчылар полкында танкларга каршы корал наводчигы була. Сугышларда батырлык һәм җитезлек күрсәтә, фашист илбасарларын аяусыз юк итә.
1944 елның 31 мартында Кәрим үзенең беренче батырлыгын күрсәтә. Украина ССРның Тернополь шәһәренә һөҗүм иткәндә дошманның көчле артиллерия, миномет һәм пулемет уты астында безнең якташыбыз танкларга каршы корал белән ут ноктасын һәм өч немец солдатын юк итә. Бу батырлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Кәрим Бикмуллинның бу бер генә батырлык үрнәге түгел. 1944 елның июлендә Львов өлкәсе Зелечевский районы Гаваречизна авылы өчен барган сугышта ул дошманның җиде атакасын кире кагуда катнаша. 1944 елның 26 июлендә Гамулецка һөҗүм иткәндә фашистларның көчле утка тотуларына кармастан, авылга беренче булып керә һәм дошманның бер станоклы пулеметын һәм бер немец солдатын юк итә. Бу батырлыклары өчен ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Кече сержант Кәрим Бикмуллин Өченче Украина фронты составында Венгриядә Будапешт операциясе үткәрү вакытында каты сугышларда катнаша. 1944 елның 5 декабрендә Дунай елгасын кичкәндә батырлык күрсәтеп, беренче булып көнбатыш ярга чыга һәм танкка каршы корал уты белән пехота һөҗүменә ярдәм итә, дошманның ике ут ноктасын һәм бер пулемет ноктасын, 9 фашистны юк итә. Дошман контратакасына каршы торганда Кәрим Бикмуллин каты яралана. Яралары үләрлек була һәм 1945 елның 15 февралендә Кәрим Бикмуллин яралардан госпитальдә һәлак була. Ул Венгрия башкаласы Будапешттан 20 чакрым еракта Пилишверешвар авылында җирләнә.
Үлгәннән соң СССР Югары Советы Президиумы исеменнән немец илбасарларына каршы көрәштә командалыкның хәрби заданиеләрен үрнәк үтәгән өчен 1945 ел 26 март №9-Н боерыгы белән Бикмуллин Кәрим Бикмулла улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Госпитальдә вакытта Кәрим туганнарына хат язарга өлгерә, шул исәптән бердәнбер яраткан апасы Хәдичәгә дә, ә ул чакта апасы Казанның Крутовка бистәсендә яши. Аның иренең язмышы һәм туган абыйлары язмышы белән кызыксына. Апасының ире, Вәлиуллин Гарифулла Вәлиулла улы, шулай ук дошманга каршы сугышта була, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 1944 елның 7 мартында һәлак була, Украинаның Винница өлкәсендә җирләнгән. Кәрим Бикмулла улының ике абыйсы да сугышта һәлак була. Олы абыйсы, Әһлиулла Бикмулла улы да Туган ил азатлыгы өчен сугышта катнаша. Ул озак яши һәм 1996 елның декабрендә вафат була. Озак вакытлар Кәримнең язмышы билгесез була. Әһлиулла энесе турында нинди дә булса мәгълүматны озак эзли. Эзләү нәтиҗәсе уңай була. Хәзер авылдашлары үз якташлары турында горурланып сөйлиләр, аның хөрмәтенә Державиноның яңа урамын Кәрим Бикмуллин исеме белән атаганнар.
Нет комментариев