Дятлово авылындагы “Игелекле тарихлар”
җәмгыять

Дятлово авылындагы “Игелекле тарихлар”

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Рождествено авыл җирлеге яшәүчеләре белән очрашты. 2022 ел нәтиҗәләре турында аның башлыгы Сергей Гуцу сөйләде.

Автор фотосы.

Җирлек составына дүрт торак пункт: Рождествено һәм Сиңгел, Дятлово һәм Тангачи авыллары керә. 2023 елның 1 гыйнварына теркәлгән халык саны 1367 кеше тәшкил итә. Ике ФАП, даруханә һәм табиблык амбулаториясе эшли. 2022 елда мәктәп кабинетларына ремонт ясалды.

Сергей Гуцу “Русская душа” вокал ансамблен билгеләп үтте. Коллектив республика, халыкара һәм төбәкара фестивальләрдә һәм конкурсларда катнаша.

Узган елның декабрендә “Чишмә” проекты буенча бушлай эчәргә яраклы су бирү буенча алтынчы пункт ачылды. Ачу тантанасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, әлеге хәйрия проекты координаторы Азат Гайнетдинов һәм башкалар катнашты.

2016 елдан Татарстан Республикасында өлкәннәр өчен “Игелекле тарихлар” социаль проекты – пансионатлар челтәре үсә. Икенче елны Дятлово авылында әлеге пансионат челтәре филиалы эшли. Гаилә проекты белән Алексей һәм Альбина Сергеевлар җитәкчелек итә. Проектның бурычы – өлкәннәрнең һәм инвалидларның уңайлы яшәвен тәэмин итү. Сергеевлар гаиләсе социаль-кирәкле проектны үстергән өчен медаль һәм Россия Президенты Владимир Путиннан грамота алды. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә “Елның иң яхшы социаль проекты” Бөтенроссия конкурсында җиңде.

2022 елда үзара салым проекты буенча Дятловода Молодежная урамында юлны ремонтладылар. Рождественоның яр буена койма куйдылар. Тангачида 89 урам яктырткыч урнаштырылган.

Моннан тыш, Тангачида Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлен төзекләндерделәр. 18 авария хәлендәге агач киселгән.

Рождествено нарат паркында барлык теләүчеләрнең ялын уздыру өчен чаңгы юлы салынды.

Капремонт программасы буенча Юность урамындагы 6 һәм 8 күпфатирлы йортларның түбәләрен алыштырдылар.

2022 елда депутатлар 36 утырыш уздырды. 62 карар кабул ителде. Гражданнардан төрле сораулар буенча 47 гариза килде. Аларны территорияне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, шулай ук җир һәм мөлкәт мәсьәләләре борчый.

Рождествено җирлегенең 2023 елга планнары:

- Тангачида үскән һәм кипкән күлләрне чистарту;

- су урынын тотып алу.


Лаеш районы Дятлово Русская душа Сиңгел

Нет комментариев