Экология буенча онлайн-олимпиада
җәмгыять

Экология буенча онлайн-олимпиада

Укучыларны экология буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар.

ТРның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты 13 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр экология буенча Вөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачагын хәбәр итә. Ул «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм укучыларда экологик фикерләүне һәм аңлылыкны тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Анда 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Экология буенча белемнәрен тикшерү өчен https://uchi.ru сайтында теркәлергә һәм тәкъдим ителгән биремнәрне үтәргә кирәк булачак, аларны чишү өчен бер сәгать бирелә. Җыелган баллар саны олимпиада биремнәрен үтәгәннән соң ук билгеле булачак. Олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары сертификатлар алачак.

Акцияне оештыручы - «Милли приоритетлар» автоном коммерциячел булмаган оешма белән берлектә “Учи.ру” белем бирү онлайн-платформа. Акцияне үткәрү вакыты - 13.09.2021.-04.10.2021.


экология олимпиада Лаеш районы лаешта реклама

Нет комментариев