Габишевода Өлкәннәр көнен саф һавада билгеләп үттеләр
җәмгыять

Габишевода Өлкәннәр көнен саф һавада билгеләп үттеләр

Өлкәннәр көненә багышланган «Күңел белән һәрвакыт яшь » бәйрәм концерты Габишево авыл җирлегендә, саф һавада узды.

Программаны Габишево авылының мәдәни-спорт үзәге белгечләре әзерләде.

Шулай ук «Аулак өй» һәвәскәрләр берләшмәсе, вокаль ансамбльләр, дуэтлар, соло башкаручылар чыгыш ясады.

Ике сәгатьлек концерт сиздермичә үтте. Олы яшьтәге кадерле тамашачылар безнең артистларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. 

Концерттан соң алар озак таралышмадылар, бәйрәм кичәсен оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. 

Кичә фотосессия белән тәмамланды. Истәлек өчен фотога төшү — иске матур традиция. 

Фотоларны Гөлшат Яруллина бирде.


Лаеш районы Өлкәннәр ункөнлеге

Нет комментариев