Геройлар безнең арада яши
җәмгыять

Геройлар безнең арада яши

Лаеш районында яшәүчеләрнең берсе, Бөек Ватан сугышында батырлыклары өчен хәрби бүләкләр белән билгеләнгән кеше турында Габишево авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов сөйләде.

Минвәлиев Абдулла Минвәли улы (фотода сулда) 1919 елда Казан губернасы Лаеш өязе Сиңгел авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли. 1939 елның 23 сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында катнашучы орудия наводчигы булып (76 мм. пушкада), сержант званиесендә хезмәт итә.

Сугышта 1941 елның 15 июленнән. Кавказны саклауда, Украина һәм Венгрияне азат итүдә катнашып, Кырым, Төньяк Кавказ һәм барлык өч Украина фронтларында сугыша. 1942 елның декабрендә бәрелештә яралана.

Язмыш безнең хикәя героена рәхимле була – ул фронттан исән кайта. Кызыл Армия сафларында 7 елдан артык хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы ветеранының җиде хәрби ордены һәм медале бар. Ул танылган генерал Иван Панфилов формалаштырган данлыклы 316нчы укчы дивизиясендә хезмәт итә. Дивизия, Мәскәү һәм Сталинградны яклап, зур югалтулар кичереп, таркатыла һәм 1943 елның сентябрендә яңадан комплектлана. Абдулла Минвәли улын бу дивизиянең 1077нче укчы полкына хезмәт итәргә күчерәләр, аның составында ул сугыш азагына кадәр сугыша.

1943 елның 26 сегнтябреннән 27 сентябренә каршы төндә Темрюк шәһәренә якынлашканда фашистларның каршы торуының нык ныгытылган узелын штурмлау башлана. 27 сентябрьдә дивизия шәһәрне, ә аннары Голубицкая станциясен дә үз кулына ала. 1943 елның 5 октябрендә өзлексез дошман уты астында станция өчен барган сугышларда сержант үз орудиясеннән ут ача. Тәҗрибәле фронтовик дошманның алтытуплы минометы утын турыдан-туры юл белән бастыра, бу аның сугышчан көчен какшата һәм полкташларының гомерен саклап кала. Бу батырлыгы өчен сугышчы «Батырлык өчен» медале белән бүләклән.

1944 елның 7 гыйнварында Чудино тимер юл станциясе өчен барган бәрелешләрдә турыдан-туры наводка белән өч пулемет ноктасын һәм дошманның минометын юк итә. Икенче «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Тернополь өлкәсе Даниловцы авылында 1944 елның 14 июленнән 17 июленә кадәр ул илбасарларның утлы коралларына орудиесен юнәлтә, нәтиҗәдә, бронепоезд һәм миномет батарея уты басыла, фашистларның ике пулемет ноктасы юк ителә. Бу һөҗүм итүче җәяүле гакәргә алга барырга мөмкинлек бирә. 1944 елның 19 августында Темрюк Кызыл байраклы 316нчы укчы дивизиясенең командиры тарафыннан сержант Минвәлиев III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, ә 1077нче укчы полк Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Будапешт шәһәре өчен барган сугышларда (1945 елның 25 гыйнварыннан алып 1945 елның 10 февраленә кадәр) ул турыдан-туры наводка белән дошманның ут нокталары буенча коралны төгәл юнәлтеп чолганыштан чыгарга омтылган дошманның контрһөҗүмнәрен берничә тапкыр кире кайтара. Орудия расчеты составында 39 немец солдаты һәм офицеры юк ителгән, өч станок һәм ике кул пулеметы ватылган, сугыш кирәк-яраклары салынган биш арбасы, ике миномет уты бастырылган. 1945 елның 14 мартында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Минвәлиев Абдулла 1945 елда «Кавказны саклаган өчен», «Будапештны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә, Ә 1985 елда СССР Югары Советы Президиумы аны II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкли.

Орденнар иясе 1946 елда Сиңгелгә өенә кайта. Совхозда йөк ташучылар бригадиры булып эшли. Хатыны белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, алар өч онык бүләк иткәннәр. 1994 елда искиткеч кеше вафат була.

- Күренгәнчә, геройлар безнең белән янәшә яшәгән икән, - дип искә ала Зөфәр Шәйхетдинов. – Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның күпчелеге батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Алар, үз тормышларын кызганмыйча, Ватанны сакладылар. Шуларның берсе якташыбыз – Минвәлиев Абдулла Минвәли улы булды.

 


Габишево Лаеш районы Бөек Ватан сугышы лаешта реклама

Нет комментариев