Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы башлыгы МХОда катнашучыларның балаларына портфельләр тапшырды

Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды.

Чараны «Россия бөркетләре» хәрәкәте активистлары ачты. Балалар шигырь формасында аларның хәрәкәте нәрсә белән шөгыльләнүе һәм аның аларга үсәргә һәм алга барырга ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр. Аларның чыгышын Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та бәяләде, аларның артист булуларын һәм күп текстларны истә калдыра белүләрен билгеләп үтте.
— Тиздән мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаячак иң кечкенә балалар өчен бәйрәм бу. Белем көне мәңгегә истә калачак, — диде Илдус Фатыйх улы. — Балаларга мәктәп юлын узарга һәм яңа белем, тәрбия алырга, дуслар табарга телим. Әгәр белемегез бар икән — сез куелган максатларга ирешерсез. Әти-әниегез сезнең талантларыгыз белән горурланачак.
Район башлыгы әтиләре хәзерге вакытта махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт иткән беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Алар Лаешның өч мәктәбендә, шулай ук 25 октябрь поселогы мәктәбендә, Урта Девятово, Пәрәү һәм Державино мәктәпләрендә укыячак малайлар һәм кызлар.
-Кадерле балалар! Сезнең алда искиткеч мәктәп тормышы. Республикабызның киләчәге сезнең укуыгызга һәм алган белемнәрегезгә бәйле. Барлык авырлыкларны да җиңәрсез дип өметләнәбез. Мавыктыргыч белем иленә хәерле юл телибез, -дип алып баручы бүгенге чараны тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Илдус Зарипов лаешта реклама Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит Россия бөркетләре