16 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркында ел саен үткәрелә торган «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсе-күргәзмәсе узды.
Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан «Агросәнәгать паркы» АҖ һәм «ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары Советы» коммерцияле булмаган партнерлык оештырды.
«Осталар шәһәре» үз эшен иртә таңнан башлый.
Күргәзмә-ярминкәдә Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашты.
Аларның һәрберсе традицион авыл стилендә бизәлгән үз ишегалдын оештырган.
Барлык катнашучылар да үз тиңдәшләре арасында аерылып торырга омтылдылар.
Мәсәлән, Биектау районы экспозициясендә тулы буйлы кабан дуңгызы һәм аю карачкылары тәкъдим ителгән иде.
Буа районы «Сөембикә» манарасының макетын алып килгән.
Ә Балтач районы вәкилләре 2023 елның яңа уңышы белән бизәлгән зур «мич» төзегәннәр.
Лаеш районы экспозициясе чәчәк таҗларыннан ябыштырылган Татарстан Республикасы гербы белән үзенә игътибар җәлеп итте.
Агач койма көз билгеләре белән төрле төстәге яфраклар, миләш һәм балан җиләкләре белән бизәлгән иде.
Ә Агропаркка килүчеләрне Лаеш ягының чын хәзинәләре көтте: пешкән ризык, консервланган продукция, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, балык, чәй һәм башка күп нәрсәләр.
Районыбызның барлык байлыклары да кыйбат булмаган бәяләр белән тәкъдим ителде.
Иң запаслылары ярминкәгә арбалар белән киләләр.
Волонтерлар сатып алучыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәттеләр.
Шулай ук «Осталар шәһәре-2023» күргәзмәсендә бөтен республикадан колледж, техникум һәм мәктәп студентларының эшләре белән дә танышырга мөмкин иде.
Бу агачтан эшләнгән әйберләр, декоратив-кулланма иҗат, металдан эшләнгән әйберләр, киемнәр.
Ә ярминкәнең төп сәхнәсендә көн буе музыка тынмады мәдәни программа да бик бай булып чыкты.
Нет комментариев