Лаеш районында башлангыч сыйныфлар ункөнлеге башлана
җәмгыять

Лаеш районында башлангыч сыйныфлар ункөнлеге башлана

Бу акциягә беренчеләрдән булып Усадыдагы “Сәләмат буын” күп профильле лицее укучылары кушылды.

Лицейда ункөнлек “Белем эзләү” квесты белән башланды, анда 1-3 сыйныф укучылары катнашты, ә дүртенче сыйныф укучылары алып баручы ролендә чыгыш ясады.  Укучылар бер ноктадан икенчесенә сәяхәт иттеләр, анда алар үзләрен күрсәтергә тиеш иде. Биремнәр математика, әдәбият, рәсем ясауга кагылышлы иде. Моннан тыш, спорт күнегүләре дә булды, чөнки физкультура – мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше. Балалар вакытны бик яхшы үткәрделәр һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.

“Сәламәт буын” күп профильле лицее фотосы


Лаеш районы Сыйныфлар ункөнлеге "Сәләмәт буын" күп профильле лицей

Нет комментариев