Лаеш районында ДНР һәм ЛНР территорияләреннән килгән гражданнарны кабул итү булды
җәмгыять

Лаеш районында ДНР һәм ЛНР территорияләреннән килгән гражданнарны кабул итү булды

Россия Пенсия фондының Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре Луганск, Донецк өлкәләреннән вакытлыча күченүчеләргә концультация бирделәр.

 

ТР Лаеш районындагы клиентлар хезмәте белгечләре, ТР кеше хокуклары буенча вәкил белән берлектә, ТР буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе составында, Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләреннән килгән затларны вакытлыча урнаштыру пунктында булдылар. Ул “Санта” шифаханәсендә урнашкан.

 

Килүнен максаты – вакытлыча өйләреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләрне консультацияләү. Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны пенсия билгеләү, хокук билгеләүче документларны раслау, иминият пенсиясен билгеләгәндә стажны билгеләү тәртибе кызыксындырды. Балигъ булмаган балалары булган гражданнар балаларга бердәм пособие алу мөмкинлеге, шулай ук ана (гаилә) капиталы һәм аның мөмкинлекләре турында сораулар бирделәр.  Россия Социаль фонды белгечләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

 


Лаеш районы "Санта" шифаханәсе ДНР һәм ЛНР гражданнары

Нет комментариев