Лаеш районында «ЭкоВесна-2023» конкурсында җиңүчеләр игълан ителде
җәмгыять

Лаеш районында «ЭкоВесна-2023» конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

Лаеш районы мәгариф идарәсендә «ЭкоВесна-2023» республика конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, «ЭкоВесна-2023» акциясе ике ай дәвамында узды. Акциянең төп максаты — республикада иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. Бу вакыт эчендә мәгариф оешмаларында санитар һәм мәгърифәтчелек чаралары һәм акцияләре уздырылды.

«Иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә Комлы Ковалның «Алтын ачкыч» балалар бакчасы җиңүче булды. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә беренче урынны Никольский мәктәбе алды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. ЭкоВесна2023

Фото: Лаеш тәрбиясе


Лаеш районы Никольский Комлы Ковал ЭкоВесна-2023

Нет комментариев