Лаеш районында яшәүче Мария Шильникованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар
җәмгыять

Лаеш районында яшәүче Мария Шильникованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 4 апрелендә Сокуры авыл җирлегендә яшәүче Мария Шильниковага 95 яшь тулды!

Ул юбилее белән котлауларны балаларыннан, оныкларыннан һәм оныкчыкларыннан, күршеләреннән һәм, әлбәттә, Сокуры җирлеге һәм Лаеш районы җитәкчеләреннән кабул итте.

Мария 1928 елда Сокурыда гади крестьян гаиләсендә туа, анда 12 бала тәрбияләнә. Бик ярлы яшәгәннәр. Кисәк сугыш башлана. Әтиләре сугышка беренче көннәрдән үк китә. Авылда балалар, хатын-кызлар һәм картлар кала, алар фронтка киткән ир-атларны алыштыралар. Колхозда караңгыдан караңгыга кадәр эшләргә туры килә. Ачлык башлангач черегән бәрәңге ашап торалар. Киемнәре начар була - чабата һәм киез итекләрдә йөриләр. Кыш көне урманга утын алырга йөргәннәр. Әтисенең ничек һәлак булуы турында гаилә соңрак аның белән бергә сугышкан авылдашы Михаил Урусовның сөйләвеннән белә. Сугыш дәвамында шулай ачлыкта һәм салкында яшәгәннәр. Сугыштан соң тормыш бераз җайлана башлый. Мария колхозда  ярма ваклагычында эшли. 19 яшендә Николай Шильниковка кияүгә чыга, ике бала таба. Ире армиягә китә. Ул Ерак Көнчыгышта морфлотта 5 елга якын хезмәт итә, ә кайткач, аларның тагын өч баласы туа. Бергә алар өч кыз һәм ике ул тәрбиялиләр. Хәзер Мария лаеклы ялда һәм тормышка шатланып яши.

Фотоны Сокуры җирлеге башлыгы Руслан Газизуллин тәкъдим итте.

 


юбилей Лаеш районы Мария Шильникова

Нет комментариев