Лаеш районында педагогларга заманча технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәттеләр
җәмгыять

Лаеш районында педагогларга заманча технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәттеләр

А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә Лаеш районы технология укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе семинары үткәрелде.

Семинарның темасы «ФГОСны гамәлгә ашыру шарты буларак заманча белем бирү технологияләре» булды.

Столбищелылар, кабул итүче як буларак, балаларның робототехниканы яшьтән үк ничек өйрәнүләрен күрсәткән. Семинарда катнашучылар мәктәптә үткәрелгән чараларның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

Мондый тәҗрибә алмашу педагогларның заманча белем бирү технологияләрен практикада куллану өлкәсендәге профессиональлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Фото: Лаеш районы мәгариф идарәсе.


столбище Лаеш районы мәгариф

Нет комментариев