Яңа юллар, балалар мәйданчыклары, сулыкларны чистарту — болар барысы да гражданнарның үзара салымы ярдәмендә эшләнгән эшләр.
Мәсәлән, Габишево да үзара салым программасы буенча Малышев һәм Казан урамнарында ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган. Юл билгеләрен дә куйганнар.
Егорьево авыл җирлегенең Пальцовка авылында Центральная урамына вак таш җәелгән. 
Никольский авыл җирлегенең Кунтечи авылында үзара салым программасы буенча җыелган акча җирле күлне чистартуга киткән.
Сокуры авылында балалар спорт мәйданчыгы төзелә башланган. Авыл бик тиз үсә, җирле халыкта балалар саны арта. Хәзер яшь буынга уйнарга урын булачак.
Ә Куюки авыл җирлегенең Курманаково авылында балалар мәйданчыгы төзелеше тәмамланган инде. Уен комплексы Центральная урамында, авыл мәдәният йорты артында урнашкан дип хәбәр ителә. Бу урын уеннар өчен дә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә яраклы.
Шул ук авылдан тагын бер яхшы хәбәр. Мысовский авылында Центральная урамына тулысынча вак таш җәелгән.
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте.
Нет комментариев