Никольский мәктәбенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар арасында Россия көненә патриотик чаралар үткәрүләре турында сөйлибез.
Лагерьда көн балаларга Россия Федерациясенең дәүләт символлары — флаг, герб, гимнга багышланган презентация күрсәтүдән башланды.
Аннары балалар «Россия — минем Ватаным» күргәзмәсендә катнаштылар.«Киноуроки» проекты кысаларында «Крылья» фильмын карау балалар өчен көннең иң кызыклы өлеше булды. Көн «Города» уены белән тәмамланды. 
Фото: Никольский мәктәбе.
Нет комментариев