Лаеш техникумында «Шатлык тартмасы»
җәмгыять

Лаеш техникумында «Шатлык тартмасы»

Бер атна дәвамында «Бөтенроссия психология атналыгы» кысаларында Лаеш техник-икътисад техникумында «Шатлык тартмасы, яки төсле салават күпере фаразлары» акциясе узды.

Ул студентларга имтихан тапшырганда, техникумда уңай эмоциональ климат булдыруда һәм уңай эмоцияләр алуга юнәлдерелгән.

Акциядә студентлар гына түгел, педагоглар һәм техникум хезмәткәрләре дә катнашты.

Аларның һәрберсе үз теләген яки үгет-нәсыйхәтен алган.

Барлык балалар да, шулай ук уку йорты хезмәткәрләре дә бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Фото: Лаеш техникумы


Лаеш районы Лаеш техник-икътисад техникумы "Шатлык тартмасы"

Нет комментариев