2023 елның 18 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел булды. Лаешның Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбендә бу темага дәрестән тыш эшчәнлек курсы дәресләре багышланды.
Укучылар илебез тарихының героик сәхифәләрен искә алдылар. Укучылар Ленинград блокадасы һәм 1943 елда аның өзелүе , Ладога күле – тормыш юлы, Ленинградның бер кисәк икмәге, метроном, «блокадалы Карлыгач» турында сөйләштеләр.

Күрсәтелгән фильмнар ярдәмендә укучылар чолгап алынган шәһәрдә яшәүнең ничек җиңел булмаганын күз алдына китерә алдылар. Балалар Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең ныклыгы һәм каһарманлыгы мисалларын күрделәр. Дәресләр тәкъдим итү видео һәм слайдларын күрсәтү белән үрелеп барды.
Лаешның 2нче мәктәп фотосы
Нет комментариев