«Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» закон кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан Лаеш район ветеринария берләшмәсе базасында конкурсның зона этабы узды, ул финалистларның соңгы исемлеген билгеләде.
Автор фотосы.
Лаеш районының Баш ветеринария табибы Олег Портнов сөйләвенчә, бу турда республиканың сигез районыннан: Норлат, Спас, Чистай, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарыннан ветеринария санитар экспертлары катнашкан. Алар үз эшчәнлекләренең теоретик һәм практик өлкәләрендә белемнәрен күрсәткәннәр.
Татарстанның 43 районында һәм ике шәһәрендә уздырылган ярышларның беренче этабында иң яхшы ветсанэкспертлар сайлап алынды, алар соңыннан республиканың биш зонасында икенче этапта катнаштылар. Зона этапларын Әлмәт, Яр Чаллы, Балтач, Яшел Үзән һәм Лаеш кабул итте. Казанда Агросәнәгать паркы базасында узачак финалда зона этабында беренче һәм икенче урыннарны алган катнашучыларга ярышырга туры киләчәк.
Компетентлы жюрины Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов җитәкләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2023 елда игълан ителгән ветеринария-санитария экспертизасы елы кысаларында бик күп чаралар уза. ВСЭ бүлекләрен ремонтлау, укыту, квалификация күтәрү һәм ветсанэкспертларны аттестацияләү башкарыла, алар барлыгы бөтен республикага 205 кеше. Шуларның 119ы турыдан-туры ит белән эшли — сатып алучыларга җитештерелгән ит продукциясенә ветсанэкспертиза үткәрә. Калганнары Татарстанның эре күпләп сату базаларында эшли. Алар документларны бәялиләр, килгән продуктларны ачыклыйлар, аларның сыйфатын күзәтәләр.
— Безнең экспертлар эше бик җаваплы һәм күләмле. Бу бит безнең кулланучыларны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү. Ел дәвамында 100 миллионга якын экспертиза үткәрелә. Узган ярты елда гына да 978 тонна сыйфатсыз продукция утильләштерелде, — дип белдерде идарә эшчәнлеге күрсәткечләрен Илдар Нургали улы. — Шуңа күрә кадрларның квалификациясе дәрәҗәсен ачыклаучы мондый конкурслар бик мөһим.
Һөнәри осталык ярышлары кысаларында катнашучылар тестлар үттеләр һәм биш биремле билетлар алдылар. Алар, куркынычсызлык техникасын үтәп, ит һәм яшелчә продукциясен органолептик күрсәткечләр буенча тикшерделәр, пробалар алдылар, турыдан-туры экспертиза үткәрделәр, үрнәкләр җыеп, сайлап алу актларын һәм озату кәгазьләрен рәсмиләштерделәр, шулай ук мәгълүматны электрон мәгълүмат базасының демоверсиясенә керттеләр.
Баллар суммасы буенча, өстәмә сорауларны исәпкә алып, белем һәм профессиональлекне бер үк дәрәҗәдә берьюлы ике катнашучы күрсәтте — Норлат районыннан тәҗрибәле ветеринария эксперты Светлана Кузнецова һәм Яңа Чишмә районыннан Ольга Богомолова. Икенче урынны Лаеш районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәре Зарина Грачева алды. Ул ветсанэксперт вазифасында нибары ел ярым гына эшли. Мактаулы өченче урынны комиссия Аксубай районыннан Валентина Карпухинага бирде.
Беренче өч катнашучы Казанга Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринария эксперты исеме өчен көрәшергә барачак. 
Зарина Грачевага финалда җиңү телибез!
Нет комментариев