Лаешта мозаика ярдәмендә социаль-тернәкләндерү дәресләре уздыралар
җәмгыять

Лаешта мозаика ярдәмендә социаль-тернәкләндерү дәресләре уздыралар

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре балалар белән гадәти булмаган дәресләр үткәрә.

Практика күрсәткәнчә, мозаика җыю кешегә уңай тәэсир итә. Монда иҗатны үстерү, ял итү һәм стрессны җиңеләйтү, кулларның моторикасын стимулляштерү керә.

Мозаика белән шөгельләнү яшькә карамастан һәркемгә файдалы. Чөнки безнең бармакларыбызның нерв очлары турыдан-туры хәтер һәм сөйләм өчен җаваплы баш мие зоналары белән бәйле. Олы кеше өчен кул моторикасын эшләү бик кирәк, кызганычка каршы күпләр моңа игътибар итми. Кайвакыт бу һөнәр белән шөгыльләнү буыннар сәламәтлеге һәм хәтта акыл ачкычы була. Бу күнекмәләр кечкенә нәрсәләргә игътибар итә белү һәм безнең дөньяны матуррак һәм гармонияле итә торган нюансларны күрү өчен кирәк. Алмаз белән чигелгән  рәсем иҗатын яратучыларны яулаячак, чөнки ул гаҗәеп матур, якты, ялтырап торган һәм миллионлаган салават күпере утларын ясый.

“Алтын көз”ХСХККҮ фотосы.


Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге

Нет комментариев