“Минем яраткан шәһәрем” конкурсы
җәмгыять

“Минем яраткан шәһәрем” конкурсы

Лаеш район Советы һәм башкарма комитет Лаеш шәһәре турында иң яхшы җырга, иң яхшы промороликка һәм иң яхшы шигырьгә “Минем яраткан шәһәрем” шәһәр конкурсы булдырды.

Конкурста яшь категориясенә бәйсез төстә профессионаллар да, үзешчән авторлар (иҗат төркемнәре) да катнаша ала. Конкурска төрле жанрдагы һәм юнәлештәге җырлар, видеороликлар һәм шигырьләр кабул ителә.

Ул ике этапта үткәрелә. Беренчесе, читтән торып, сайлап алу туры 2022 елның 1 сентябреннән 2022 елның 8 сентябренә кадәр – гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү. Икенчесе, йомгаклау этабы 2022 елның 10 сентябрендә Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә була. Конкурста катнашу өчен катнашучыга оештыру комитетына гариза, тәмамланган авторлык эше (музыка, текст, видеоклип, проморолик, шигырь) җибәрү сорала.

Эшләр флеш-йөрткечтәге материал рәвешендә, ә әдәби текст – басма вариантта (А4 форматтагы кәгазьдә). Конкурс материалы бу адрес буенча кабул ителә: 422610, Лаеш, Лебедева урамы, 30, (район мәдәният йорты), 14нче кабинет. Мөрәҗәгать итү өчен  телефон: 8(84378) 2-46-09.

Конкурс турында нигезләмә “Камская новь” сайтында урнаштырылган http://laishevskyi.ru, “Культура” рубрикасында.

Конкурсны оештыручы – Лаеш муниципаль районы.

Конкурсны үткәрү сроклары – 2022 елның 1 сентябреннән 10сына кадәр.

Реклама хокукында.0+


конкурс Лаеш районы лаешта реклама

Нет комментариев