Дүртенче мәртәбә Лаешта мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында, ә алар күп укыйлар һәм уйланалар, интеллектуаль уен үткәрелде.
Автор фотосы
Оештыручылар һәм катнашучылар үзләре алган фикерләр буенча мондый чараларга сорау зур булу моны раслап тора.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уен оештыру идеясе яшь лаешлы Виталий Куликовныкы. Ул кайчандыр начар күрүчеләр һәм сукырлар интернат мәктәбен тәмамлаган, безнең техникумда укыган. Ә аннан соң “Абилимпикс” республика конкурсында катнашкан, өченче урын алган һәм акчалата грантка ия булган, шуның ярдәмендә үзенең беренче уенын үткәргән. Виталий бик тә җиңел аралаша торган, актив яшь кеше, ул үзенең проектын алга таба үстерергә ниятли, якташларын интеллектуаль яктан үстерүгә җәлеп итәргә тели. Менә бу юлы да ул уенчылар өчен иң кызыклы һәм гадәти булмаган сораулар әзерләгән.
Уенчылар өстәле артында Алексеевский инвалидлар җәмгыяте,”Надежда”инвалид яшьләр клубы, күрү сәләте буенча Лаеш инвалидлар җәмгыяте һәм “С песней по жизни” ансамбле күп белүчеләре командалары урын алды.
Мондый тату команда җыюда Виталийга Балаларның шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина ярдәм итте. Ә чараның мактаулы оештыручысы ролендә Татарстан Республикасы “Абилимпикс” хәрәкәте булды.
НКО кадрлар менеджменты берләшмәсе җитәкчесе, “Абилимпикс” хәрәкәте координацияләү советы рәисе Светлана Ганиева проектның мөһимлеген әйтеп үтте.
-Бу уен, - диде ул, - инвалидлыклары булган кешеләр арасында интеллектуаль дәрәҗәне күтәрүгә ярдәм итү белән бергә фикердәшләр командасы булдыруга да ярдәм итә. Без аралашабыз, дуслашабыз, уртак проектлар эшлибез. “Абилимпикс” хәрәкәтендә безнең лаеклы катнашучылар барлыкка килә, алар хезмәт базарында тулы хокуклы эш эзләүчеләр булып торалар.
Светлана Александровна Мәскәүдән Казанга лаеклы капитаннар командасы туплаган һәм алып килгән – алар төрле фондлар һәм хәйрия хәрәкәтләре вәкилләре, алар безнең уенчыларга ярдәм күрсәтергә теләгәннәр. “Своя игра” программасында катнашкан мәскәүле Павел Малышев жюри рәисе булды, ул уенга чакыру буенча килгән. Татарстанның оста куллы һөнәрчеләре күпне белүчеләр өчен зирәк ябалак фигуралары ясаганнар, алар “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены символы булды.
Уенчылар алып баручы сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Белемнәрен генә түгел, командада эшли белүләрен, бердәмлекләрен һәм күмәклек тә күрсәттеләр. Уен бер тында үтте. Менә интеллектуаль раунд җиңүчеләре билгеле дә булды.
Киеренке көрәштә “С песней по жизни” ансамбле һәм инвалидларның “Надежда” яшьләр клубы җиңү яулады. Беренче урын һәм төп приз – зирәк ябалак аларда. Алексеевский инвалидларының иҗтимагый оешмасы һәм күрү сәләте буенча инвалидлар җәмгыяте күп белүчеләр командалары алардан бик азга гына калышты. Инвалидлыклары булган кешеләр өчен бу бик яхшы. Шуңа күрә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”ның чираттагы уенында очрашырга килештеләр.
Нет комментариев