Татарстанда 45 пляжда су коенырга рөхсәт ителә
җәмгыять

Татарстанда 45 пляжда су коенырга рөхсәт ителә

Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 35 муниципаль пляж ял итү һәм су коену өчен ачык, 8 — санатория һәм ял базасы территориясендә, икесе — студентлар һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә.

Автор фотосы.

Республика территориясенедә түбәндәге пляжлар ачылган:
— «Комсомольское» күле,
— «Большое Лебяжье» күле,
— «Нижнее Заречье»,
— Казанда «Глубокое» күле,
— Шәһәр пляжы,
— «Су анасы»,
— Яр Чаллыда «Добрый ветер»,
Шулай ук Лаеш, Яшел Үзән, Тәтеш һәм Татарстанның бүтән районнарында 38 пляж бар.

Чыганак: Казан хәбәрләре.


пляж Лаеш районы

Нет комментариев