Хәрби комиссариат мобилизацияләнүчеләргә тапшыру өчен исемле посылкалар кабул итте
җәмгыять

Хәрби комиссариат мобилизацияләнүчеләргә тапшыру өчен исемле посылкалар кабул итте

Ноябрьнең 20ләрендә Лаеш районы делегациясе РФга яңа кушылган территорияләрнең берсендә урнашкан 29660нчы хуҗалыкка барачак.

Бу полк “Казан-Экспо”дан беренче булып Россия Хөкүмәте бурычларын үтәргә китте. Полк командованиесе мәгълүматлары буенча, сугышчылар барлык кирәкле әйберләр белән комплектланган, каскалар, бронежилетлар һәм башкалар. Әлбәттә, шәхси үтенечләр бар. Алар Лаеш районы җитәкчелеге белән бергә хәл ителәчәкләр.

 Каты тартмаларда индивидуаль посылкалар тапшыру мөмкинлеге карала. 29660нчы хуҗалыкта хәрби хезмәткәрләргә тапшырылачак посылкаларга таләпләр: нык тартмалар, сугышчының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, кайсы авыл җирлегеннән булуы һәм аның подразделениесе номерын маркер белән язу кирәк.

Хәлне аңлавыгыз һәм гражданлык җаваплылыгыгыз өчен барыгызга рәхмәт!

 


Лаеш районы

Нет комментариев