Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Аграрийлар куелган бурычларны уңышлы хәл итәләр

Агросәнәгать комплексы районда үсешнең уңай динамикасын күрсәтте һәм азык-төлек иминлегендә мөһим роль уйнады.

2020 елда 85 мең тоннага якын ашлык җитештерелгән, ә бу 2019 ел белән чагыштырганда 127% дигән сүз. Уңыш та сөендерде – гектарыннан 32,5 центнер. 5 мең 890 тоннадан артык бәрәңге җыелды, уңдырышлылык гектарыннан 279 центнер диярлек.

Чәчүлекләрнең төп өлешен «Волжская» ЧҖҖ, «Сәетов И.Р.» КФХ һәм «Нармонка» агрофирмасы ЧҖҖ эшкәртә.

Үсемлекчелек тармагы өчен дә ел уңышлы булды. Күп хуҗалыклар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бөртекле һәм кузаклы культуралардан иң югары уңыш Сәетов И.Р. КФХда (42,4 ц/га), Вафин Р. К. КФХда (39,1) һәм Урта Девятово ҖЧҖдә (38,9).

Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән табыш 5 миллиард 503 миллион сум тәшкил иткән, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 278 миллион сумга күбрәк. Районның акчалата кеременең 63% ка якыны – Яратель” кошчылык фабрикасы” ҖЧҖгә, 11,6% ы – «Державино» кошчылык фабрикасы” ҖЧҖгә туры килә.

Агросәнәгать комплексы үсешенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып терлекчелек кала. Мөгезле эре терлекнең баш саны 2021 елның 1 гыйнварына 6220 баш тәшкил итте. 2020 елда 13,8 мең тонна сөт җитештерелде. Әмма аны җитештерү генә аз - табышлы итеп сатарга кирәк. Район буенча барлыгы 12,9 мең тонна сөт сатылган, шул ук вакытта барысы диярлек югары сортлы, товарлылыгы 93%.

Ит тармагы уңышлы үсә. 2020 елда 6,8 мең тонна ит җитештерелгән, бу 2019 елга карата 102% тәшкил итә.

Терлекчелек тармагын үстерүдә төп үсеш нокталары - милекнең кече формаларын үстерү. 2020 елда Дәүкәев Р.М. КФХда 300 башка исәпләнгән сарык фермасы төзелде. Кече Елгада Зарипов Г.Б. КФХ 150 баш мөгезле эре терлеккә механикалаштырылган симертү мәйданчыгы төзи башлады.

ТРайон терлекчелегендә сөтчелек фермалары проектлау һәм мөһим роль уйный. «Спарта Н.Р.» КФХда югары сыйфатлы сырлар җитештерү өчен сөтчелек фермасы төзү һәм 150 баш сыер сатып алынган. (Татар Янтыгы). "АгроВип" ЧҖҖдә 140 баш егәрлекле роботлаштырылган сөтчелек фермасы төзү, нәселле таналар сатып алу (Александровка поселогы) уңай роль уйный. Дәүләт ярдәме белән агросәнәгать комплексының башка предприятиеләре дә үз куәтләрен киңәйтә һәм уңышлы үсә.

12 ай эчендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр242 миллион дәүләт ярдәме алды.

2020 елга йомгак ясап, аның аграрийлар өчен, бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендә уңышлы булуын ышанып әйтергә була. Лаеш муниципаль районының авыл хуҗалыгында 2021 елга куелган максатлар һәм бурычлар тулысынча ирешерлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама