Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Джамбулат Хаутов: «Татарстан белән эшләү җаваплы эш»

Олы Кабан авыл җирлегендә «Татарстанда кыр көне-2020» дигән зур агротехник күргәзмә узды.

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хаутовны, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровны, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовны Лаеш утарына керү урынында каршы алды. Ул төп капкалар янында беренче булып агрофорумга килүчеләрне җылы каршылады. Биредә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее экспонатлары, тере мәрсин балыклы аквариум, шулай ук зур ассортиментта районда җитештерелә торган фермер һәм завод продукциясе урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов, Лаеш кунакчыллыгын бәяләп, күргәзмә үрнәкләрен карап чыкты һәм Идел буеның күп кенә җитештерүчеләре белән аралашты.

- Агротехник күргәзмә - фән белән элемтәнең бик яхшы формасы, анда үсеш өчен яңа мөмкинлекләр бар. Монда без аралаша, яңа партнерлар таба алабыз, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Яхшы оештыру бик күп уңай мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

Рөстәм Нургалиевич сүзләре буенча, эре, урта һәм кече компанияләр, фермерлар һәм үзмәшгульләр дәүләт икътисады һәм аның азык-төлек иминлеге өчен үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

- Көчле төбәкләр - көчле ил! Татарстан белән эшләү безгә уңайлы, - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хаутов. – Республика җитәкчелегенең аграр сәясәткә зур игътибар бирүе яхшы күренә. Сез бүген Россиядә сөт җитештерүдә беренче. Бу - төбәк терлекчеләренең зур казанышы.

Ул эре комплекслар өчен генә түгел, ә урта һәм кече җитештерүләр өчен дә технологияләрнең кулайлыгы күп сөт савуның нигезе булып тора, дип белдерде.

Күргәзмәгә килүчеләргә төрле авыл хуҗалыгы техникасы, заманча технологик җайланмалар, 9 мең квадрат метрга исәпләнгән зур агрегат һәм трактор паркы гына түгел, 17 мең квадрат метрдан артык мәйданда эксперименталь культуралар чәчүлекләре дә тәкъдим ителде. Катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр һәм осталык сәгатьләре оештырылды, анда чакырылган экспертлар һәм белгечләр игенчелектә, авыл хуҗалыгы техникасында, мелиорациядә, терлекчелектә һәм хуҗалык итүнең кече формаларында яңа продукция һәм технологияләр тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама Татарстанда кыр көне