Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Эчке туризм өчен кэшбек

Россия Хөкүмәте эчке туризмны үстерү буенча яңа программа турында хәбәр итте. Программага ярашлы төстә, дәүләт субсидиясе (кэшбек) Россиянең барлык төбәкләре буенча турлар сатып алган өчен билгеләнә.

Сәяхәткә программа старт алган мизгелдән 2020 елның 20 августыннан 2020 елның 20 декабренә кадәр барырга була. Субсидия туроператорлардан әзер турлар сатып алганда да, мөстәкыйль сәяхәт оештырганда һәм  кунакханә броньлаштырганда да бирелә. Түләнгән тур яки кунакханә өчен кэшбэк күләме сәяхәтнең яки яшәүнең бәясенә бәйле. Ул 15000 сумга кадәр булырга мөмкин. Субсидия privetmir.ru сайтындагы «МИР» түләү системасының лояльлек Программасында теркәлгән очракта бары тик «МИР» түләү системасының сәяхәт картасы аша түләгәндә генә бирелә. Сәяхәт өчен түләү Интернетта туроператор яки кунакханә битендә генә башкарылырга тиеш. Сәяхәт өчен туроператор яки кунакханә офисында акчалата түләргә ярамый. Максималь күләм «МИР» түләү системасының бер картасына программа вакытында бер тапкыр 15000 сум тәшкил итә. Турны өлешләп яки төрле карталар белән түләргә ярамый. Турны алдан өлешләп түләү буенча сатып алу мөмкин түгел, тур тулысынча бер түләү белән генә алынган булырга тиеш. Сатып алынган турпакетка үзгәрешләр керткәндә, финанс кире кайтару башкарылмый икән, кэшбек саклана. Тур бәясен кире кайтарган очракта, түләү күләме сезнең картага кайтачак, ә суммага исәпләнгән кэшбек тотып калылачак. Сәфәрдән баш тарткан очракта, сатып алуны кире кайтаруны рәсмиләштерү бара. Кире кайтару түләү башкарылган түләү картасына ясала. Субсидия бәясе электрон рәвештә кире кайтарылырга тиеш һәм банкның эквайринг (сәүдә предприятиесе өчен товарлар һәм хезмәтләр өчен пластик карталар белән акчасыз түләү кабул итү мөмкинлеге – редакция искәрмәсе) шартларында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә. Сатып алу өчен банк картасы ярдәмендә түләгәндә акчаларны кире кайтару шул ук счетка акчасыз тәртиптә башкарыла. Әлеге процедураны бозган өчен туроператор яки кунакханә РФ КоАПның 15.1 маддәсе буенча 50000 сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы