Ике җир асты җәяүлеләр юлы төзеләчәк
икътисад һәм җитештерү

Ике җир асты җәяүлеләр юлы төзеләчәк

Алар «Казан» халыкара аэропортына юлда барлыкка киләчәк.

Бер объект – Олы һәм Кече Кабан авыллары арасында, ә икенче объект - «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы борылыш эстакадасы янында барлыкка киләчәк. «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Олы һәм Кече Кабан авыллары арасындагы ясалма корылманың озынлыгы - 49 метр, киңлеге – 3 метр, биеклеге – 2,3 метр тәшкил итәчәк.

«Казан» аэропортыннан Р-239 «Казан – Оренбург» трассасына кадәр автомобиль юлын реконструкцияләү 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Хәрәкәт полосалары санын ике-дүрткә кадәр арттыру планлаштырыла, бу Казан юнәлешендә автомобиль юлының үткәрүчәнлеген арттырачак, шулай ук Олы һәм Кече Кабан авыллары арасында юлны уңайлы һәм куркынычсыз итәчәк.


Лаеш районы аэропорт олы кабан лаешта реклама кече кабан

Нет комментариев