Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Илдус Зарипов аграрийларны кырда котлады

Район җитәкчесе узган атнаның иң яхшы комбайнчыларын, машина йөртүчене һәм механизаторны печән чапкан җирдә бүләкләде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгылары белән очрашу турыдан-туры Лаеш районы басуларында узды.

Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, бүген урып-җыю эшләре тулы куәткә бара, һәм хәзер үк без хезмәткәрләрнең Лаеш районы кырларында ашлык җыюда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен күрәбез.

Ул алдынгыларга яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды.

- Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре безнең республиканың уртак «караваена» саллы өлеш кертәләр. Кыр хезмәтчәннәре үз эшләре белән илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр, - дип ассызыклады Илдус Фатыйхович. - Аларның эше коронавирус пандемиясе шартларында бер генә минутка да туктап тормады. Профилактиканың барлык чараларын үтәп, безнең егетләр планлаштырылган кыр эшләрен вакытында башкырдылар.

Узган атнада комбайнчылар арасында иң яхшылары булдылар:

- Михаил Воронцов, “Вафин Р.К.” КФХ

- Айрат Әхмәтшин, “Сәетов И.Р.” КФХ

- Рамил Баһавиев, “Нармонка” агрофирмасы” ЧҖҖ

- Наил Шәвәлиев, “Волжская” ЧҖҖ

Йөртүчеләр арасында:

- Николай Беляков, “Урта Девятово” ЧҖҖ

Механизаторлар арасында:

- Суфьян Ибәтуллин, “Вафин Р.К.” КФХ.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр иткәнчә, 2020 елның 11 августына 9,8 мең га (38%) мәйданнан ашлык җыеп алынган. Район хуҗалыкларында бөртекле культуралардан уртача уңыш – гектарыннан 33,9 центнер, бодай буенча - гектарыннан 35,7 центнер.

Уңыш өчен көрәштә “Урта Девятово” ЧҖҖ алда бара, анда урып-җыю 726 гектарда башкарылган, бу чәчелгән мәйданның 58%ын тәшкил итә.

Районда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Бу катлаулы вакытта эшләүче игенчеләр алдында баш иябез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы басу авыл хужалыгы лаешта реклама