Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Кешеләрне уңайлы торак белән тәэмин итү

Бу бурычны дәүләт һәм бизнес Лаеш районында уңышлы хәл итә.

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев “#Суварстроит” компаниясе җитәкчелеге белән берлектә торак комплекслар төзелеш мәйданчыкларын йөреп чыктылар.

Хәзерге вакытта районда  “Лаеш үзәгенә” кергән “Южный парк”, “Станция спортивная” һәм “Времена года”өч торак пункты төзелә. План буенча113 гектарлы җирдә мәйданы 700 мең кв. метрдан артык булган 87 йорт төзеләчәк.

-Муниципалитетның компания белән мөнәсәбәтләре яхшы, - дип исәпли Илдус Фатыйхович. – Барлык кирәкле инфраструктуралар булдыру өстендә без бергә эшлибез: юллар, бакчалар салабыз, эш урыннары булдырыла.Торак комплекс территориясендә төзекләндерелгән территориядә уңайлы торак белән тәэмин итү өчен эшләнә.

Илшат Гыймаев, “Лаеш үзәгенең” перспективасы зур булуга басым ясады. Аның фикеренчә, магистраль челтәрләр белән мәсьәлә хәл ителсә, биш ел эчендә монда 3 миллион кв. метр торак төзеләчәк. Җаваплы девелоперларга (күчемсез милек объектлары булдыру һәм тиешле процессларны оештыру белән шөгыльләнүче компанияләр) дәүләт һәрчак ярдәм итте һәм киләчәктә дә булышачак, дип басым ясады ул.

“#Суварстроит” генераль директоры Руслан Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, барлык төзелә торган комплекслар үскән социаль инфраструктурасы белән аерылып торачак. Компаниядә соңгы елда Татарстанда төзелә торган торак комплекслар территориясендә заманча мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы ачылган.

-Безнең сатып алучылар арасында кечкенә балалы гаиләләр күп, -дип өстәде Руслан Ринатович. – Торак комплекс сайлаганда янәшәдә балалар бакчасы һәм мәктәпләр булуны сорыйлар. Шуңа күрә “Станция Спортивная” торак комплексында торак йортларны файдалануга тапшырганчы балалар бакчасы төзедек. 2020 елда “Лаеш узелы” торак комплексларында 700 дән артык квартир ачкычы тапшыру планлаштырыла, аларга 1500 кеше урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: столбище Лаеш районы төзелеш лаешта реклама