Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районында җитештерү компанияләре үсешен дәвам итә

«Буревестник» транспорт компаниясе автопаркны яңартырга планлаштыра.

Автор фотосы.

Предприятие автопаркы бүгенге көндә 68 зур сыйдырышлы автобус, 23 микроавтобус һәм җиде җиңел машинадан тора. Компания заказ буенча пассажирлар ташуны гамәлгә ашыру буенча үз эшчәнлеген 2004 елда башлаган, ә 2013 елдан Лаеш районы территориясендәге Усады авылында урнашкан.

2 гектардан артык мәйданда административ корпус, гаражлар, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт цехлары, автомойка эшли.

Туристларны һәм Казан кунакларын хезмәтләндерү, шулай ук даими автобус маршрутлары буенча ташу белән беррәттән, предприятие Татарстан территориясендә һәм аннан читтә үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге чараларга транспорт хезмәте күрсәтү буенча оператор функцияләрен башкара.

«Буревестник» копилкасында Универсиада-2013, Сочида кышкы Олимпия уеннары һәм Паралимпия уеннары, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills — 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм башка күп кенә чаралар бар. 

Компания җитәкчелеге яңартылган автопарк белән алга табада эшләүне планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Буревестник» транспорт компаниясе