Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы фермеры медаль белән бүләкләнде

Татарстанның иң тәҗрибәле фермерларының берсе Нәбиулла Хаҗиев «Россиянең атказанган фермеры» медале белән бүләкләнде.

Нәбиулла Гайнулла улы 1956 елның 4 августында Лаеш районының Кече Елга авылында туа. 1963-1973 елларда Кече Елга урта мәктәбендә укый, аннары Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны 1978 елда тәмамлый.

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1980 елда Нәбиулла Хаҗиев «Путь Ленина» совхозының баш агрономы була. Биш елдан соң "Кызыл Ялкын" колхозы рәисе итеп билгеләнә.

1990 елның 17 октябрендә, Лаеш районы депутатлар советының 7 нче номерлы карары нигезендә, Нәбиулла Гайнулла улы безнең районда беренче фермер һәм Чирпы авыл җирлегендә 175 гектар җир алып, республикада икенче фермер була. Менә 30 ел инде ул җирдә уңышлы эшли.

Аның казанышларын исәпкә алып, күптән түгел узган фермерларның 30 нчы съездында якташыбыз «Россиянең атказанган фермеры» медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы фермер авыл хужалыгы лаешта реклама