Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы инвесторлар өчен кызыклы

Лаеш районында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булып китте.

Ул район җитәкчесе Илдус Зарипов озатуында берничә предприятиедә булды.

ТатНИИСХның тәҗрибә кырлары июль башында «Кыр көне – 2020»не үткәрү урынына әйләнәчәк. Шуңа күрә Марат Җәббаров, Илдус Зарипов һәм аларны озатып йөрүче затлар июль башында ачык һавада әлеге масштаблы күргәзмә узачак мәйданчыкларны карадылар.

«Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексы – шактый җәлеп итүче инвестицион проект. Министрга аның, ябык су белән тәэмин итү системасын кулланып, елга 5 миллион чөгә балыгы маймычлары җитештерү өчен балыкчылык комплексы төзүне күздә тотуын хәбәр иттеләр. Проектның максаты - Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын яңадан торгызу, үрчетү өчен елга 1 миллион форель маймычы, 50 тонна мәрсин балыгы җитештерү.

«Егорьевские теплицы» ЧҖҖ районда гына түгел, Татарстанда да билгеле. Биредә укроп, петрушка, бөтнек, базилик, суган үстерәләр һәм төргәклиләр. Марат Җәббаровны җитештерүне киңәйтү планлаштырылу турындагы мәгълүмат кызыксындырды. Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, бу районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм яңа эш урыннары булдырачак.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Сәетов кунакларга үз кырларын күрсәтте. Ул үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы җирләрен заманча техника кулланып эшкәртү белән уңышлы шөгыльләнә. Рапс, арпа, көнбагыш, бодай үстерә һәм алдынгы технологияләр куллана.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама