Коронавирус таралуга бәйле хәлгә карамастан, май башында районның берничә хуҗалыгында чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды.
13 майга булган мәгълүматларны газетабыз корреспондентына биргән интервьюсында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов җиткерде.
Сабан культураларын чәчү планын «Нармонка» ҖЧҖ, Гафур Зарипов КФХ, «Просто молоко» ҖЧҖ, «Урта Девятово» ҖЧҖ, Радик Вафин КФХларында беренчеләрдән булып 100% ка үтәделәр.
«Нармонка» ҖЧҖ, «Урта Девятово» ҖЧҖ, Радик Вафин КФХ кырларында азык һәм яшелчә культуралары чәчү дәвам итә.
Нет комментариев