Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш яшь профессионалларны кабул итте

Лаеш техник-икътисад техникумында махсус урта белем бирү уку йортлары студентлары өчен World Skills Russia төбәк чемпионаты үтте. Биш район вәкилләре “Хокук саклау эшчәнлеге” һәм “ Очучысыз эшли торган һава судноларын очырту һәм файдалану” компетенцияләрендә ярыштылар.

Татарстанда ярышлар республиканың 19 шәһәрендә һәм муниципаль районында җиһазланган мәйданчыкларда 257 компетенция буенча үтте. Аларда 1800дән артык конкурсант катнашты, шуларның 700дән артыгы юниорлар. Чемпионатта 1500 эксперт булды.

ЛТЭТ китапханәсендә үткән ачу тантанасында Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, “Геоскан” мәгариф учреждениеләре компанияләре төркеме белән эш итүче департамент җитәкчесе Олег Горбунов, Мәскәүнең полиция колледжы директоры Сергей Михайлов, ЛТЭТ директоры Эльвир Якупов һәм башка олы кунаклар һәм экспертлар катнашты.

-World Skills – бу эшче һөнәрләргә яңа мөнәсәбәт формалашкан мөһим мәйданчык, - дип мөрәҗәгать итте турнирда катнашучыларга Илдус Фатыйхович. – Сез һөнәри үсеш чиген узасыз. Елдан-ел яңа стандартлар һәм таләпләр кертелә, эшчәнлекнең яңа юнәлешләре барлыкка килә, ә инде бу икътисадны үстерүгә һәм квалификацияле кадрларга ихтыяҗ артуга китерә. Моннан район, республика һәм илебез ота гына.

Тантанада Лаеш техникумы һәм Мәскәү полиция колледжы арасында үзара челтәр эшчәнлеге турында килешү төзелде. Аны Эльвир Якупов һәм Сергей Михайлов имзалады. Документ үзара файдалы хезмәттәшлек, урта һөнәри белем бирү системасын үстерү, үз эшләренең осталарын тәрбияләү һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту турындагы килешүне ныгыта.

“Хокук саклау эшчәнлеге” компетенциясендә эксперт ролендә катнашкан Сергей Михайлов  сүзләре буенча, конкурс биремнәре елдан-ел катлаулана һәм кызыклырак була бара. Егетләргә һәм кызларга “җинаять урыннарын” карарага, бармак эзләрен алырга, биналарда тентү үткәрергә, пистолеттан төз атуда көч сынашырга туры килде. Ә инде “Очучысыз эшли торган һава судноларын очырту һәм файдалану” компетенциясе конкурсантлары очучысыз эшли торган очу аппаратын очуга әзерләделәр һәм чыгуда урынның фотопланы һәм җир өстенең 3D-моделе булырлык итеп төшерү нәтиҗәләрен эшкәрттеләр.

World Skills ярышлары техникумда өч көн буе барды. Лаеш шәһәре мәгариф учреждениеләре укучылары аларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында килделәр.

Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстанның җыелма командасы составына керәләр. Алар өчен “Яшь профессионаллар” чемпионаты бөтенроссия этабында дәвам итәчәк. World Skills милли чемпионатының финалы киләсе елда Саранскта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы