Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Марат Җәббаров район басуларын карады

Урак өсте – аграрийлар тормышында җаваплы чор

ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Лаеш районында урак барышы һәм терлек азыгы әзерләү белән танышты.

Марат Җәббаровны, аның беренче урынбасары Наил Залаков һәм икътисад буенча урынбасар Ришат Хәбибовны район җитәкчесе Илдус Зарипов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Виталий Германов озатып йөрде.

Беренче булып “Сәетов И.Р.” КФХда булдылар, анда уҗым бодае уңышын җыеп алалар. Аның уртача уңышы гектардан 35 ц, дымлылыгы 15-16%. Бу хуҗалыкта эш төгәл оештырылган: урып җыелган урынны шунда ук эшкәртә башлыйлар.

Икенче тукталыш – “Родные просторы” агропредприятиесе басулары. Аңа терлек азыгы әзерләүдә “Авант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәм итә.

Аннан соң “Гинсбург В.С.” КФХда ашлык склады төзелеше белән таныштылар. Монда һәркайсы 1000 тонна сыешлы ике сенаж “банкасы” урнаштырырга ниятлиләр. Кунакларны хуҗалыкка авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәткән грант ярдәме кызыксындырды.

“Просто молоко Агро” ЧҖҖ басулары чираттагы тукталу ноктасы булды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хезмәт сөюләре белән бергә юморны да яраталар, дизайнерлык талантына да ияләр. Кул асларында гына түгел, аяк астындагы әйберләрдән дә скульптур шедеврлар ясыйлар, аннан соң “бездә могҗизалар юк!” диләр. Министрга печән өемнәреннән ясалган скульптур композиция ошады. Аны “Авант” кооперативы эшчәнлеге кызыксындырды, бу хакта “Просто молоко Агро” ЧҖҖ гендиректоры Гомәр Закиров сөйләде. Ул хуҗалыкларның ничек кооперативка берләшүләре, аның нәрсәләр белән шөгыльләнүләре турында бәян итте. Мәсәлән, “Сәетов И.Р.” КФХ кооперативның башка әгъзаларына ашламалар сибү һәм ашлык урып-җыю хезмәте күрсәтә. “Просто молоко Агро” яшел азык, печән, сенаж әзерләргә булыша, безнең районда гына түгел, аннан читтә дә – кечкенә хуҗалыклардан эре агрофирмаларга кадәр.

 Аннан соң министр һәм аның урынбасарлары “Зарипов Г.Б.” КФХга юл алдылар, сабан бодае басуын карадылар. Аның биологик уңдырышлыгы гектардан 45 ц тәшкил итә. Гафур Зарипов яхшы шартларда биологик уңыш фактта калыр дип өметләнә. Бодай иккәндә үсемлекләрне саклауның нинди чараларын куллануы турында әйтеп китте. Авыл хуҗалыгы министрлыгы гранты ярдәмендә 150 башка терлек симертү мәйданчыгы төзелеше башлануын хәбәр итте.

-Марат Җәббаров тулаем күргәннәрдән канәгать калды, - дип басулар буйлап йөрүгә йомгак ясады Лаеш район авыл хуҗалыгы идарәсе начальник урынбасары Линар Сабиров. – Ул хәзер район басуларында барган эшләргә уңай бәя бирде. Мул уңыш һәм һава торышының уңай булуын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы басу авыл хужалыгы лаешта реклама