Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Меретяк юлы булыр!

​​​​​​​50ләп кеше яшәгән Меретяк авылы әлегә кадәр районның юлы начар булган бедәнбер торак пункты иде.

Күптән түгел хәл үзгәрде, җирле фермер үтенече буенча бу мәсьәләне ТР Президенты рөстәм Миңнеханов контрольгә алды. Менә хәзер җиде километр озынлыктагы яңа юл төзелеше тулы көчкә бара. Төзелешне Казан юл фирмасы алып бара. Объектка 30дан артык берәмлек техника беркетелгән – бу экскаваторлар, самосваллар, төягечләр, грейдерлар. Объектта квалификацияле белгечләр эшли.

Ел азагына юл профилен тигезләүгә, трассаны киңәйтүгә, юлны күтәрүгә, проект билгеләренә җиткерүгә бәйле җир эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. Шулай ук торбалар монтажлау да планлаштырыла. 2021 елда ком һәм вак таштан түшәмә салачаклар, бәлки юл участогына асфальт та түшәлер.

Юл булса – авылда да яңа тормыш булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Меретяк юлы булыр