Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Ничек юрист белән икътисадчы фермер булдылар

Латыйповлар шәһәрдән авылга күчеп киләләр һәм фермерлар булалар.

Авылда яраткан эш тапсаң, мал-туар белән эшләү шатлык китерсә, беркайчан да фермер булуыңа үкенмәссең.

Күптән түгел генә шәһәрдән Куюки авыл җирлегенә күчеп кайткан Руслан һәм Ләйсән Латыйповлар гаиләсе белән нәкъ шулай була да.

Алар грант алалар һәм үз фермалары турындагы хыяллары тормышка аша. Хәзер гаилә бизнесы сизелерлек табыш китерә. Тәмле, майлы сөткә сорау зур. Фермерлар үз азык базасы кирәклеген аңлыйлар, шуңа күрә быелдан азык әзерләүгә керешкәннәр. Тагын сыерлар сатып алырга һәм мөгезле эре терлекләр санын 100 башка җиткерергә планлаштыралар.

Юрист Руслан һәм икътисадчы Ләйсән үз тормышларын яхшы якка үзгәртүләренә һәм шәһәрдән авылга күчеп кайтуларына үкенмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Куюки фермер лаешта реклама