Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Рөстәм Миңнеханов “Биосфера-Фиш”ны үстерүне хуплады

​​​​​​​Татарстан Президенты “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының өченче чиратын карады.

Балыкларның кыйммәтле төрләрен үчетү буенча предприятиенең өченче чиратын төзү

 тәмамлану алдында. Хәзер технологик җиһазларны җыялар.Балыкчылык комплексының өченче чиратында авырлыгы 1,8-2 килограммга җитә торган 100 тонна керкә (форель) һәм Дания технологиясе буенча 2 миллион керкә маймычы үстерәчәкләр.

 

Рөстәм Миңнехановны комплексны үстерү перспективасы кызыксындырды. Аңа “Эко-Парк Биосфера” туристик-яңарту комплексын үстерү ниятләнүе турында әйттеләр. Монда туристларны җәлеп итү өчен инфраструктура булдырыла: ресепшн, ресторан, өйләр. Өстәмә рәвештә 250 эш урыны барлыкка киләчәк, ә район өчен бу аеруча мөһим.

 

Татарстан Президенты җирләрне ясауда,комплексны кирәкле куәттәге электр энергиясе һәм тиешле күләмдә газ белән тәэмин итүдә булышырга ышандырды. Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирде.

 

Исегезгә төшерәбез,чөгә маймычлары җитештерү буенча Лаеш районында беренче завод 2018 елда эшли башлады. Татарстан Президенты 2020 елның августында Татарстан икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының икенче чиратын ачуда катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Рөстәм Миңнеханов “Биосфера-Фиш”ны үстерүне хуплады