Татарстан эшмәкәрләренә кризис чорында ярдәм күрсәтәчәкләр
икътисад һәм җитештерү

Татарстан эшмәкәрләренә кризис чорында ярдәм күрсәтәчәкләр

​​​​​​​Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Хөкүмәт йортында үткән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

-Икътисадның тотрыклылыгын күтәрү өчен кече һәм урта эшмәкәрлекне яңа шартларга җайлаштыру, кече һәм урта бизнеста мәшгульләр һәм үзмәшгуль гражданнар санын саклау мөһим бурыч булып тора, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Мидхәт Рафкат улы. -  Кризиска каршы федераль чаралар пакеты кысаларында агымдагы атнада эшмәкәрлеккә ярдәм буенча кайбер норматив документлар кабул ителде.

Республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары арасында -  микрозайм килешүләре буенча төп бурычны түләү буенча 18 айга кадәр кичектерү, үзмәшгуль кешеләргә җиһазлар сатып алуга субсидияләр бирү. Тату булмаган илләр исемлегенә кермәгән илләрдә яңа базар эзләү өлешендә эшмәкәрләргә экспорт-ориентир ярдәм булачак. Сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерү дәвам итәчәк.


Лаеш районы Татарстан эшмәкәрләренә кризис чорында ярдәм күрсәтәчәкләр

Нет комментариев