Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл яшьләрен «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан.

 Мөмкинлекләр  территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында  хәбәр  итә.   Форумның яңа  сезонында  иң яхшы  проектларны  гамәлгә ашыруга  300 мең сумга  кадәр акча  биреләчәк. 

Форумда  14 яшьтән 30  яшькә кадәрге  барлык  теләүчеләр  катнаша  ала.     Гадәттәгечә,  форум үзеңне  һәм үз проектыңны  бөтен  республикага  таныту  һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәтеннән, потенциаль  инвесторлардан  ярдәм алу  өчен  мөмкинлекләр  ача.  

Яңа  X сезонда  форумны  оештыручылар түбәндәге  тематик юнәлешләр  буенча  проектлар  кабул  итәләр:   «Архитектура   территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек  территориясе», «Инновацияләр  территориясе», «Кече  Ватаным территориясе», «Граждани җәмгыять   территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Спорт территорисе», «Вәзгыяти үзәкләр  элементлары территориясе», «Иминлек территориясе». Форум   3 этаптан  тора: заявкалар  бирү  кампаниясе, Татарстан  Республикасы министрлыклары    ведомстволары  базасында  очрашу    һәм иң яхшы  проектларның   финал күргәзмәсе оештырыла, шунда  мөхтәрәм кунаклар  катнашында  идеяларның     презентациясе узачак.  

Мәсәлән,   «Кече Ватаным территория» тематикасы  кысаларында  яшьләр сәясәте, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләрендә  һәм шәһәр  окуругларында  яшьләрне социаль һәм икътисадый үстерү өлкәләрендәге  проектларны  гамәлгә ашыручы  яшьләрнең катнашуы  күздә  тотыла.  Мәйданчыкның җитәкчесе: “Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр  берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый оешмасы  рәисе   Диләрә Шувалова.

Түбәндәге  юнәлешләрдәге  проектларны  тапшырырга  мөмкин: 

- Татарстан  Республикасы муниципаль районнарында  эшче  һөнәрләренең  абруен күтәрү; 

- авылда  яшьләр арасында  кооперацияләр;

- республиканың  тарихи һәм мәдәни территорияләрендә  туризмны  үстерү  модельләрен  булдыру; 

- яшьләрне агросәнәгать комплексы өлкәсендә инновацион эшчәнлеккә  җәлеп итүгә юнәлдерелгән  мәгариф  проектлары; 

- агросәнәгать комплексын үстерүнең яшьләр  инновацион  проектлары;

- авылда  яшьләр  ялын  оештыруның альтернатив  рәвешләре; 

- белем  бирү  учреждениеләре  укучылары  белән   һөнәри юнәлештә эшләү       механизмнары;

-  яшь кадрларны  авылга  җәлеп итү механизмнары;

- Татарстан  Республикасының  кечкенә  шәһәрләрендә һәм авылларында  мәдәни һәм иҗтимагый  киңлекләр, креатив индустрияләр, ресурс үзәкләре  булдыру  һәм үстерү; 

- яшьләрне җирле  үзидарәгә җәлеп  итүгә юнәлдерелгән  проектлар; 

- авыл  торак  пунктларын  мәдәни үстерү,   мәдәният учреждениеләрен халыкның иҗтимагый  эшчәнлегенә  җәлеп итү.

Заявкалар бирү  өчен  2020  елның  1  мартына  кадәр  forumtatarstan.com сайтында  теркәлергә һәм  үз проектың  турында  мәгълүмат  урнаштырырга  кирәк.  

Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1668176.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X